Яңалыклар

09.06.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ведомствоны әлегә кадәр 10 елдан артык ТР Президенты Аппаратында эшләгән Руслан Сабиров җитәкләде.

08.06.2021

Татарстанда эшкуарларның даими рәвештә артуы күзәтелә. Ел башыннан алар 3%ка күбәйгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

 

 

08.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Айсен Николаев җитәкчелегендәге Саха Республикасы делегациясе Татарстанда эш сәфәрендә.

08.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды.

08.06.2021

Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) - Татарстанның стратегик партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНАның яңа президенты Хөсәен Әл Мөсәлләм һәм оешманың Мактаулы Президенты Хулио Маглионе белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Әл Мөсәлләм Халыкара йөзү федерациясен 5 июньдә җитәкли башлады, бу вазыйфада ул Хулио Маглионены алыштырды. Татарстанга эш сәфәре – Әл Мөсәлләмнең яңа вазыйфасында беренче чит ил сәфәре.

08.06.2021

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы Рәсми Татарстан сайтында туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Утырышны «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак. 

08.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт киңәшчесе, элекке мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов белән очрашты.

08.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Мансый автономияле округы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Наталья Комарова мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

Рөстәм Миңнеханов ХМАО губернаторына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. ХМАО – Югра губернаторы карары белән Рөстәм Миңнехановка «ХМАО – Югра» премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде.

08.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра Губернаторы Наталья Комарова Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Яңа документ бергә эшләү өчен "юл картасы" булачак.

Документ бүген Казан Кремлендә имзаланды.

08.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» уку-укыту программасын ачу тантанасында катнашты. Укыту Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансый автономияле округларының идарәче командалары өчен оештырылган. Чарада Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев, Ямал-Ненец автономияле округы Губернаторы Дмитрий Артюхин һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра Губернаторы Наталья Комарова катнашты.

Битләр: << 601 ( 602 ) 603 604 605 606 607 608 609 610 >>