Яңалыклар

15.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында Татарстан эшкуарлары әлеге базар мөмкинлекләрен ешрак куллана алсын өчен электрон сәүдә өлкәсендә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сүз барды.

15.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Татарстан Республикасының кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан аның территориясендә урнашкан су объектларының гомуми мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республикада 36 меңнән артык су объекты бар, барлык территориянең 6% тан артыгы су белән капланган.

15.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның электрон сәүдә өлкәсенең эшкуарлар бергәлеге белән очрашуы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне Рәсми Татарстан сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.

Чараның модераторы – Татарстан Республикасында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

12.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, “Эшлекле бергәлек” эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россия товар җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Сосковецка “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт җыены – Корылтае депутаты Александр Работяев катнашты.

12.06.2021

Бүген Казанның Җиңү паркында Татарстан Республикасыннан чакырылган интернациональ хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларга һәйкәл ачылды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Россия төбәкләреннән хәрби хәрәкәтләр ветераннары делегациясе, Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре ветераннары, Әфганстанда интернациональ хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары катнашты.

12.06.2021

Россия уникаль тарихи-мәдәни мираска ия. Ә иң мөһиме – халыклар бердәмлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Быел Россия көне уңаеннан тантаналар Кремль яр буенда оештырылды. Бәйрәмне Халыклар дуслыгы парадын ачып җибәрде, анда төрле милли-мәдәни автономия вәкилләре һәм Казан югары уку йортларында укучы чит ил студентлары катнашты.

12.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чара Россия көненә багышланды һәм Казан Кремлендә узды.

12.06.2021

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне халкыбызның  иң яраткан милли бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бик күп гасырлар дәвамында уңган игенчеләр, данлыклы батырлар, туган телнең газизлеген, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кыйммәтен үз иткән һәркем ел саен  кунакчыл Сабан туе мәйданында җыелып, күңел ача, ял итә. «Татар барда – Сабан туе бар» дигән әйтем халыкта шуңа бәйле тугандыр. 

12.06.2021

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне күпмилләтле илебезнең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Истәлекле бу көндә олы мәмләкәтебезнең һәр гражданы күп гасырлар дәвамында Россия дәүләтчелеге алгарышына һәм ныгуына этәргеч биргән  бөек казанышлар һәм уңышларда үзенең дә өлеше булуын ачык тоя. Бик күп сынаулар аша узып, хәзерге Россия тынычлык һәм тотрыклылык юлыннан тайпылышсыз атлый, төрле милләт һәм дин вәкилләренең хезмәттәшлеге, дус булып, килешеп яшәве үрнәге булып тора.

11.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасында җир кишәрлекләре теркәү эшенең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 591 592 593 594 595 596 597 598 599 ( 600 ) >>