Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфраклы тукландыру турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча план 46% ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Экспорт дәрәҗәсе Татарстан продукциясенең сыйфатына төп бәя булып тора. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга, предприятиеләрне мотивацияләргә һәм, хәләл өлкәсен дә кертеп, экспорт өчен яңа юнәлешләрне үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәнәгать предприятиеләрендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм җитештерүне диверсификацияләү бурычлары турында» киңәшмәдә хәбәр итте.
Чара «Казанкомпрессормаш» заводында оештырылды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов предприятиенең җитештерү куәтләрен карады, технологик линияләрне модернизацияләүнең барышы һәм инновацион эш методларын кертү белән танышты. Аерым алганда, Президент җыю цехын һәм сынау комплексын карады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышында катнаша.
Президиум карары нигезендә, 22 нче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Виктор Щетько моңарчы «УКХ «БКМ» ААҖ (Минск) генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары вазифасын башкарган. .
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» белем бирү программасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, укулар Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансый автономияле округларының идарәче командалары өчен оештырылган иде. Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Өч көн дәвамында өч төбәк вәкилләре дәүләт идарәсендә Татарстанның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard (Перно Рикар) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты.
Россия һәм Ислам дөньясы илләренең якынаю процессы күп полярлы дөньяны формалаштыру шартларында уңышлы партнерлык мөмкинлеген раслый. Бу хакта бүген Россия Тышкы эшләр министрлыгында «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тәкъдир итүендә Татарстан Республикасы Президенты, төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Рәсми Татарстан сайтында утырышның турыдан-туры трансляциясе оештырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири белән очрашуда агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда узды.
Исегезгә төшерәбез, БГӘ делегациясе Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендә Татарстанга танышу визиты белән килде. Гарәп коллегалары Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәгендә булдылар, төбәкнең икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар.