Яңалыклар

01.06.2021

Җәйге сезонда “Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек” программасы буенча туристларны Татарстанның 10 районы кабул итәчәк.

Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

01.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов UenFest Татарстан халыкларының традицион уеннары республика фестивалендә булды.

Фестиваль «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә уза һәм 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.

01.06.2021

Бүген, Балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган «Восток» балалар лагерендә булды. Аны ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

01.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә узды. 

Искәртик, "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында гамәлгә ашырыла.

31.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында «Вятский берег» боланнар үстерү хуҗалыгында булды. Президент хайваннарны асрау шартлары һәм туристларны җәлеп итү планнары белән танышты.

31.05.2021

Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә булдылар.

Бу үзәктә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы предприятие- резидентлары өчен квалификацияле белгечләр әзерлиләр.

31.05.2021

Бүген Татарстанда Aurus автомобильләрен серияләп җыю буенча җитештерү мәйданчыгында эретеп ябыштыру һәм буяу цехларында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм башка рәсми затлар булды.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Алабуга» махсус икътисадый зона территориясендә (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

31.05.2021

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә (ТР Алабуга муниципаль районы) Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.

29.05.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның  Химиклар көне белән котлавы.

29.05.2021

Татарстан Республикасында 31 майда рәсми рәвештә территорияне чистарту буенча санитар-экологик ике айлык тәмамлана. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков санитар-экологик ике айлык үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 601 602 603 604 605 ( 606 ) 607 608 609 610 >>