Яңалыклар

16.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә  килде.

Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Сәрдәр Бердымөхәммәдов каршы алды.

15.05.2021

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу барышында төзелеш өлкәсендә булган ихтимал хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

15.05.2021

Бүген Казанда (Һади Такташ ур.) «Юстиция кварталлары» төзелеше нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко катнашты.

Казанда «Юстиция кварталлары»  –  ул заманча шәһәр киңлеге, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше файдалана ала торган барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Шул исәптән монда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе, түләүсез юридик ярдәм үзәге, граждан инициативалары үзәге һ. б. урнашачак.

15.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Юстиция министры Константин Чуйченко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Федераль ведомствоның төбәк хакимияте белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

15.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән чираттагы координацион киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә төбәкнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

15.05.2021

Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына темасына туры трансляция оештырыла.

15.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова 2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

15.05.2021

Татарстан Республикасында быел 42 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 4 табиб амбулаториясе, 1 гомуми практика табибы офисы төзелергә тиеш. Әлеге программа буенча эшләр башлангыч этапта. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

14.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эш сәфәре кысаларында Барда районының Барда авылында булды, анда ул татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты.

Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Махонин Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салдылар.

14.05.2021

Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама яр буен карап чыкты һәм аны реконструкцияләү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.

Битләр: << ( 611 ) 612 613 614 615 616 617 618 619 620 >>