Яңалыклар

13.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның олы бәйрәмнәренең берсе уңаеннан Ураза гаете намазында катнашты. Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә булды, анда бәйрәм вәгазе һәм гает намазы узды.

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды.

12.05.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

12.05.2021

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фонды “Россия Кызыл Хач” иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка акча күчерде.

12.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 175 нче номерлы гимназиядә булганнан соң, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә оператив вәзгыять турында хәбәр итте.

«Кичә булган фаҗигале вакыйгаларга кагылышлы мәгълүматны җиткерергә теләр идем, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген иртән безнең медицина хезмәткәрләре федераль коллегалары белән бергә консилиум үткәрделәр. Республика госпитальләрендә 23 зыян күрүче бар. Кичә бу сан азрак иде, әмма тагын икесе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте - аларның торышы тормыш өчен куркыныч тудырмый».

12.05.2021

Бүген Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанның 175 нче гимназиясендә булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар белән бергә Россия Тикшерү комитеты башлыгы кичә, 11 майда, фаҗига булган бинаны карады – 9 кеше атып үтерелде, шул исәптән 7 укучы, шулай ук тагын 20дән артык кеше яраланды.

12.05.2021
Бүген Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанга эш визиты белән килде. Казанга килүгә үк Россия Тикшерү комитеты башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Балалар Республика клиник хастаханәсенә бардылар, анда кичә, 11 майда, 175 нче гимназиягә һөҗүм вакытында зыян күргән укучылар ята.
12.05.2021

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанга килде.

«Казан» халыкара аэропортында Александр Бастрыкинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.

11.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты. Бу чара "Казан Экспо" күргәзмә үзәге территориясендә узды.

11.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

11.05.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Балалар Республика клиник хастаханәсендә булдылар.

Битләр: << 611 612 ( 613 ) 614 615 616 617 618 619 620 >>