Яңалыклар

14.05.2021

Пермь крае – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Пермьгә эш сәфәре кысаларында узды.

14.05.2021

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин КНИТУ-КАИ гыйльми советы утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин – югары уку йортының Попечительлек советы рәисе.

Утырыш кысаларында коллективка ректор вазисын башкаручы Тимур Алибаев тәкъдим ителде.

14.05.2021

Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пермь фәнни-җитештерү приборлар төзү компаниясе» ГАҖ эше белән танышты. Аны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.

14.05.2021

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышын ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

14.05.2021

Бүген Пермьгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал ирекле танк корпусы мемориалына чәчәкләр салды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алуда шулай ук Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты.

14.05.2021

Рәсми Татарстан сайтында экспертлар һәм Республика балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре катнашында “Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә” темасына туры трансляция оештырылачак.

14.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кысаларында «Morion Digital» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды. ТР Президентын Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде.

13.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Пермьгә килде. "Пермь" халыкара аэропортында аны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин каршы алды.

13.05.2021

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәне Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендәге фаҗигада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башлады.

Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

13.05.2021

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Бәйрәм намазы һәм вәгазе тәмамлангач, ул шулай ук дини уку йортын реставрацияләү белән танышты.

Битләр: << 611 ( 612 ) 613 614 615 616 617 618 619 620 >>