Яңалыклар

06.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Башта Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, районның үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Шунда ук районның инвестицион проектлары презентациясен карады.

Чәчү эшләре барышы турында Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

06.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кайбыч муниципаль районында булды.

05.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

05.05.2021

“Үлемсез полк онлайн” акциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды. Ул үзенең әтисенең портретын онлайн-йөрештә урнаштырды.

05.05.2021

Татарстан Республикасында 2021 елның 4 май мәгълүматлары буенча, 2053 янгын булган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Шул ук вакытта янгында үлүчеләр саны 93%ка арткан.

Бу мәгълүматларны ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

05.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Самра Сабир кызы Бикмиеваның өендә булды.

Рөстәм Миңнеханов Самра Сабир кызын туган көне белән котлады – бүген, 5 майда, аңа нәкъ 100 яшь тулды. Самра Сабир кызы Казанда яши.

Самра Сабир кызы Бикмиева 1921 елның 5 маенда ТАССРның Буа районы Килдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның июлендә ул Казан акушерлык мәктәбен тәмамлый, ә август аенда шәфкать туташы буларак Казанның хәрби госпиталенә мобилизацияләнә. Самра Сабир кызы сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнаша һәм бөтен сугышны уза.

04.05.2021

Татарстан Республикасында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында узачак чаралар турында ТР Хөкүмәте йортында брифингта сөйләделәр.

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, яшьләр Җиңү көнен бәйрәм итүдә читтә калмаячаклар. 9 майда Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаев белән стрит-арт булдырылачак.

02.05.2021

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның  иң олысы дип танылган  нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.

Бакыйлыкка күчүне, җанның газаптан  арынуын һәм гөнаһлардан котылуны символлаштырган бу  бәйрәм бик күп гасырлар буена кешеләргә карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт  чыганагы хезмәтен үти, күңелен дингә баглаганнарны шәфкатьлерәк, иреклерәк итә, калебләрен  сафландыра.

01.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә республика муниципаль районнары башлыкларына хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларны тиешле приютларга урнаштыру буенча эшне оештыру һәм аларны алга таба да приютларга урнаштыру бурычын йөкләде.

01.05.2021

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 611 612 613 614 615 ( 616 ) 617 618 619 620 >>