Яңалыклар

08.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Дмитрий Артюхов Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов эш кабинетында яклар төбәкара хезмәттәшлек һәм Татарстан белән ЯНАО арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

07.06.2021

Бүген Казанда Югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш башланганчы чарада катнашучылар һәм чакырылган кунаклар Якутиядән ИТ-индустрия вәкилләре күргәзмәсе белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда «Якутия - Татарстан» төбәкара форумы уза.

07.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Александр Торбахов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

06.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән Рус теле көненә багышланган тантаналы чарада катнашучыларны һәм кунакларны котлады.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды. Ул А.С. Пушкинның тууына 222 ел тулуга багышланды.

06.06.2021

Бүген, Рус теле көнендә һәм рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шагыйрь иҗатына хөрмәт йөзеннән, чәчәк салу тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты.

06.06.2021

Кадерле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясендә унынчы ел рәттән дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган Халыкара рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Бу тантана хаклы рәвештә даһи шәхес һәм ватанпәрвәр, «рус шигъриятенең кояшы», һәрберебезгә балачактан яхшы таныш булган Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырыла

05.06.2021

Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

05.06.2021

Бүген «Изге Болгар җыены» бәйрәме кысаларында Болгар ислам академиясе мәйданында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең үзәкләштерелгән дини берләшмәләр вәкилләре катнашты.

04.06.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин XXIV Петербург халыкара икътисад форумының пленар утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, Петербург халыкара икътисад форумында Татарстаннан Алексей Песошин җитәкчелегендә делегация эшли.

04.06.2021

Агымдагы елның 4 аенда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, якынча бәяләүләр буенча, 63,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 601 602 ( 603 ) 604 605 606 607 608 609 610 >>