Яңалыклар

19.06.2021

Сберуниверситетта CDTO (chief digital transformation officer) дәрәҗәсе җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация» программасы тәмамланды.

Белем алу Мәскәүдә узды. Бүген, программаның соңгы көнендә, укучылар алдында Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

19.06.2021

Бүген  Чаллыда “Сабан туе - 2021” узды. Чаллы халкын милли бәйрәм белән котларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин килде. Хөкүмәт башлыгын шәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

18.06.2021

Татарстанда финанслау лимиты 50 млн. сумга якын булган 2 программа тулысынча тормышка ашырылган. Бу – ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программалары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

18.06.2021

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада эпидемиологик хәл начарайган очракта мәҗбүри вакцинация кертүгә юл куйды. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

18.06.2021

Сәламәтлекне сатып алып булмый, аны бары тик сәламәтлек саклау системасы һәм биредә эшләүче кешеләр ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасындагы чыгышын шундый сүзләрдән башлады.

Бүләкләү тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

18.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре вәкилләренә 193 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Тапшыру гадәттәгечә июнь аеның өченче якшәмбесендә (быел – 20 июньдә) билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән.

Рөстәм Миңнеханов «Lada Largus» базасындагы 150 автомобиль һәм «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус ачкычын тапшырды.

18.06.2021

Бүген Мамадыш шәһәрендә СССРның элеккеге баш хәрби прокуроры, СССР генераль прокуроры урынбасары Николай Афанасьевка бюст ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округ хәрби прокуроры Александр Антюфеев һәм Николай Афанасьев оныгы Татьяна Соколова катнашты.

18.06.2021

Медицина хезмәткәрләре бүген Казанның Оренбург тракты урамындагы 198 фатирлы торак йортта яңа фатирлар ачкычларын алдылар.

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге килделәр.

18.06.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

18.06.2021

«Ел табибы» - «Ак чәчәклер» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы онлайн трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне рәсми сайттагы сылтама буенча карарга була.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Битләр: << 591 592 593 594 595 596 597 ( 598 ) 599 600 >>