Яңалыклар

02.07.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Агроволга - 2021” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларын һәм экспозицияләрен карады.

02.07.2021

«Агроволга - 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе-федераль дәрәҗәдәге чара. Күргәзмәдә 300 дән артык компания, Россиянең 40тан артык төбәге һәм чит ил партнерларыбыз катнаша", - дип белдерде бүген сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Агроволга - 2021» - ачык һавадагы агросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада - авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә белән алмашу.

Күргәзмә «Казан Экспо» ХМҮ территориясендә эшли (2021 елның 1 - 3 июле).

02.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларында һәм экспозицияләрендә булды.

"Агроволга-2021" - ачык һавадагы агросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада - авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә белән алмашу. 

 

02.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» күргәзмәсендә булды. Чара «Казан Экспо» КФҮ территориясендә (Олы Кабан авылы) уза.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов озата йөри.

01.07.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында җәлеп ителгән барлык министрлык һәм ведомстволар, оешмалар катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

01.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Арча шәһәренә эш сәфәре кысаларында Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. Очрашу барышында яклар Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешү имзаладылар.

01.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье краена эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнеханов Н.И. Сазыкин исемендәге "Прогресс" авиация компаниясе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты.

30.06.2021

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды.

Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

«Криомаш-БЗКМ» ҖЧҖ генераль директоры Кирилл Лятс барлык төр транспорт, бигрәк тә су һәм тимер юл транспорты өчен водород технологияләре турында сөйләде.

30.06.2021

Бүген Казанда «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының акционерлар җыелышыннан соң беренче утырышы узды. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.

Компаниянең Директорлар советы 2021 елның биш аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады, июль аена һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджетны раслады.

30.06.2021

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов  алып барды.

Утырыш барышында билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Холдингның генераль директоры итеп чираттагы тапкыр Рафинат Яруллин расланды.

Битләр: << 591 592 ( 593 ) 594 595 596 597 598 599 600 >>