Яңалыклар

30.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Куппер технологияләр» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

30.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча Ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш Европа Maersk җитәкчесе Жолт Катона кул куйды.

Имзалау Рөстәм Миңнехановның Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе генераль директоры Жолт Катона белән очрашуы кысаларында узды.

30.06.2021

Татарстан Республикасында янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре буенча хәл киеренке кала. Бүгенге көндә республика территориясендә 3538 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Янгыннарда 103 кеше һәлак булган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48%ка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте. Ул янгыннар буенча хәлне тотрыкландыру, аларда кешеләрнең һәлак булуларын киметү һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.

УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

30.06.2021

Татарстан Республикасында 2021 елда 322 мең тонна печән, 2 млн. 336 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта бүгенге көнгә 213 мең тонна печән (ихтыяҗның 66%ы), сенаж – 944 мең тонна (ягъни ихтыяҗның 40%ы) әзерләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шартлы 1 баш терлеккә 30 ц. азык берәмлеге таләп ителә, дип хәбәр итте.

УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

30.06.2021

Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл режимын кертү турында күрсәтмәгә 38 муниципаль район буенча кул куелды, анда гадәттән тышюгары температураларга бәйле куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

29.06.2021

ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

29.06.2021

Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

26.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татар халык бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәмнең төп мәйданы Мирный бистәсендәге Каенлык булды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сабантуй – татар халкының яраткан бәйрәме. «Күп гасырлар дәвамында аның кунакчыл мәйданы хезмәт сөючән игенчеләрне, данлыклы батырларны һәм туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, ата-бабаларыбызның йолаларын кадерләп саклаучыларны җыя», - диде ТР Президенты.

26.06.2021

Куркыныч агрометеорологик шартлар чорында республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне саклау һәм тукландыру эшләрен көчәйтте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

26.06.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцина ясарга теләүче татарстанлылар саны артуын билгеләп үтте. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Битләр: << 591 592 593 ( 594 ) 595 596 597 598 599 600 >>