Яңалыклар

05.07.2021

Очрашу Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә узды.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан делегациясенең Пермь краена соңгы визиты барышында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде, Килешү тармаклар буенча җентекле план имзалауны таләп итә.

05.07.2021

Бүген Екатеринбургта Иннопром -2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсе ачыла.

03.07.2021

Бүген Татарстанның Мөслим муниципаль районында XI Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында төп күңел ачу чаралары узды.

Бәйрәм татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен күрсәтүче Алмаз Гәрәев һәм Алинә Мөдәрисова башкаруындагы мтамаша - Сабантуйга бүләкләр җыю белән башланып китте. ТАССРның 100 еллыгына махсус әзерләнгән 100 гармун бәйрәм кунакларында аеруча зур кызыксыну уятты.

Сабантуй танылган артистлар, иҗат коллективлары һәм ансамбльләр чыгышы белән үрелеп барды. Алар арасында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә бар иде.

03.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак. Быел федераль чара Татарстанның Мөслим муниципаль районында узачак.

Исегезгә төшерәбез, ТНВ телеканалы Бөтенроссия авыл Сабантуен онлайн трансляцияләүне оештыра, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә.

03.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» республика программасын 2021 елда гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2020 елның ишегалларына МАФлар урнаштыруның тәмамлануы турында сөйләгәндә, Наталия Фишман-Бекмамбетова түбәндәгеләрне хәбәр итте: Татарстан Республикасында Уңайлы мохит булдыруга ярдәм итү фонды мәгълүматлары буенча, Казан - Киров һәм Мәскәү районнарында, Вахитов һәм Идел буе районнарында, Яшел Үзән районында, Чаллыда монтаж эшләре тәмамланмаган.

03.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендәге программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов сүзләренә караганда, 2021 елның беренче яртыеллыгы тәмамланды, һәм капиталь ремонтның мөһим республика программаларын гамәлгә ашыру шулай ук «экватор»ка якын килде. Быел республика 28 программаны гамәлгә ашыра, 2021 елда аларны финанслауның гомуми күләме - 25 миллиард сумнан артык.

03.07.2021

«Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең стабильләшүенә тенденция әлегә юк. Июнь аенда, май белән чагыштырганда, авыручылар саны 7% ка кимрәк булуга карамастан, 25 майдан ер тәүлеккә авырулар саны 14% ка артты, һәм бу начар фараз булып тора», - дип белдерде бүген Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

02.07.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Дәүләт автоинспекциясе оешуга 85 ел тулу белән ведомство хезмәткәрләрен  котлады.

Бу чара ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды (Казан, Оренбург тракты, 5).

02.07.2021

Торак, юллар һәм башка инфраструктура төзелеше бик мөһим, әмма кешеләр белән эшләү, алар яши торган мохитне яхшырту өчен көч кую тагын да мөһимрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары» Мәскәү урбанистика форумындагы чыгышында хәбәр итте.

Мәскәү урбанистика форумы «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» дигән темага багышланды һәм Мәскәүдәге «Зарядье» паркы территориясендә узды.

02.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү урбанистик форумының "Инфраструктура алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары" пленар сессиясендә катнаша.

Мәскәү урбанистик форумы "Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» дигән темага багышлана.

Башкаланың «Зарядье» паркында  нче Мәскәү урбанистик форумы 2021нең пленар утырышы кичә, 1 нче июльдә ачылды.

Форум сайтында и

Битләр: << 591 ( 592 ) 593 594 595 596 597 598 599 600 >>