Яңалыклар

28.04.2012

Татарстан Президенты Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм Русия Федерациясе җитәкчелегенә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен оештырырырга ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан мәдәният көннәре Төрекмәнстанда 2012 елның 25028 апрелендә Ашхабадта узды. Бүген Төрекмәнстанның милли-мәдәни үзәгендә Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнгать осталарының йомгаклау концерты узды.

28.04.2012

Дәүләт хакимиятләре органнары эшенә халык бәясе Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормыш итү сыйфатын һәм эшчәнлеге нәтиҗәсен бәяләү буенча дәүләт йөкләмәсен башкаруга төп күрсәткеч булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.

28.04.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.

28.04.2012

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты.

28.04.2012

Күп балалы гаиләләрне түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә күтәрелгән мөһим темаларның берсе булды.

27.04.2012

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин 2012 елның беренче кварталында ТР нефть газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе хакында белдерде. Нәтиҗә уңай дип бәяләнде. Комплекстта производство 8 процентка үскән, шул исәптә нефть эшкәртүдә – 31,5 процентка, химия һәм нефть химиясендә – 4 процентка. 212 млрд. сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елның шул чорындагы күрсәткечләрдән 18 процентка артык.

27.04.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Хөкүмәт башлыгы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2012 елның 17 апрель карары белән “Татспиртпром” Директорлар советы әгъзалары вәкаләтләренең вакытыннан алда тәмамлануын, акционерларның гомуми җыелышына кадәр Директорлар советының яңа составы расланачагын искә төшереп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, совет әгъзлары бүген Директорлар советы рәисен сайлады. Алар бертавыштан Илдар Халиковны яклап тавыш бирде.

27.04.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Таттелеком” ААҖ ике яңа проектына старт бирелде. Аларның берсе MVNO схемасы буенча эшләүче кәрәзле элемтә хезмәтләре булса, икенчесе республиканы Wi-Fi челтәре белән каплауны күздә тоткан “Һәрвакыт челтәрдә” глобаль проекты. Аларны презентацияләү һәм символик эшләтеп җибәрү җәмгыять акционерларының еллык җыелышы кысаларында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, һ.б. катнашты.

26.04.2012

Бүген Татарстан тамашачысы Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык -2012” эстрада сәнгате буенча XII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төрле номинацияләрдә җиңүчеләре һәм Гран-при ияләре исемнәрен ишетү бәхетенә иреште. Республика Гала-концертына берсеннән-берсе талантлы яшьләрнең сәләтен тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанга эш сәфәрен күңел күтәргеч ноктада төгәлләргә уйлаган кунаклар – Казакъстан Республикасының Актүбә өлкәсе делегациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар килде.

26.04.2012

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мухамбетов белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашты.

Битләр: << 1901 1902 1903 1904 1905 1906 1907 1908 ( 1909 ) 1910 >>