Яңалыклар

09.05.2012

Бүген башкалабызда Бөек Җиңү көненә багышланган төп чараларның берсе Ирек мәйданында узган Парад булды. Биредә тантаналар Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелүдән һәм бәйрәмнең кереш өлеше булган Бөек Ватан сугышы елларына багышланган театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Бу бөек көнне сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, гомумән, казанлылар белән бәйрәм итәргә бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.

09.05.2012

Быел «ГАЗ-21 «Волга» клубы автомобильләре Казанда узган Җиңү Парадында катнашты. Бүген хәрби елларның автомобильләре, Җиңү, Россия һәм Татарстан флагларын җелфердәтеп, сугыш ветераннарын утыртып, республиканың төп мәйданы аша колонна белән үтте.

09.05.2012

Бүген – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы көнендә - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары яу кырында ятып калган совет сугышчыларын искә алды. Еллар дәвамында килгән традиция буенча парламентарийлар иртән Казанның Архангел зиратына барды һәм сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салды.

09.05.2012

Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, шәһәр мэры Илсур Метшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, кадетлар һәм суворовчылар, шәһәр халкы, башкала кунаклары катнашты.

08.05.2012
Казанның тарихи үзәгендә объектлар төзелеше мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты үткәргән киңәшмәдә күтәрелде. Аның эшендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, эксперт архитектура берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, узган елда төзелеш эшләре туктап торган 121 төзелеш объектының 25е буенча проектка төзәтмәләр кертүгә кагылышлы эшләр дәвам итә. Моннан тыш, эксперт комиссиясе тагын 27 яңа проектны карый.

Бүген киңәшмәдә катнашучылар шәһәрнең тарихи үзәгендә 12 бина төзелеше проектына анализ ясады. Аерым алганда, Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары почмагында Печән базары сәкеләре бинасын үзгәртеп кору проекты каралды. Проект бинаның фасадын саклауны һәм Мәскәү урамы ягыннан бинаның биеклеген 3 катка кадәр арттыруны күздә тота.

Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Гоголь урамы буенча йорт төзелеше проекты да тәкъдим ителде. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, проект заманча фасад белән бизәләчәк сакланган борынгы кирпеч стенаны куллануны күзаллый. Белгечләр сүзләренчә, мондый ысул дөньяның күп кенә илләрендә аерым тарихи элементларны саклау өчен эшкә җигелә.

“Тулаем алганда, бу яхшы идея, әмма моны ничек гамәлгә ашыруны җентекләп уйларга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Олеся Балтусова үз чиратында яңа биналарда җитәрлек күләмдә парковка урыннары белән тәэминат мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

Киңәшмәдә катнашучылар барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплаган һәм аларның шәһәрнең тарихи кыяфәтенә хилафлык китермәве белән килешкән. Шул ук вакытта берничә объект буенча проектларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр яңгыраган.
08.05.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге үзгәртеп корылучы һәм торгызылучы тарихи биналарның төзелеш мәйданнарын карап чыкты. Республика башлыгын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов инвестор-компанияләр вәкилләре белән, хәл итәсе проблемалар турында шәхсән үзе ишетер өчен очрашты.
08.05.2012
Татарстанның волейбол клублары – ир-атларның “Зенит” һәм хатын-кызларның “Динамо” командалары уңышлары нәтиҗәсендә республиканың Россиянең спорт башкаласы буларак имиджы, шулай ук җиңү рухы саклана. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын – ил чемпионкаларын, Чемпионнар лигасының бронза призерларын хөрмәтләү барышында хәбәр итте.
07.05.2012
Бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә. Ул анда Русия Федерациясенең сайланган Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнаша. Тантана турыдан-туры эфирда үзәк телеканалларда күрсәтелә. Аны Беренче канал, "Вести" канала һ.б. трансляцияли. Турыдан-туры эфирның башлану вакыты - Мәскәү вакыты белән 11:30.
07.05.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында быелгы сезонда Россия чемпионы исемен яулаган “Казаночка” хатын-кызлар баскетбол командасын хөрмәтләделәр. Чара Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
06.05.2012
ТР Президенты Биектау, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре башкарылган кырларны карады, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Битләр: << 1901 1902 1903 1904 1905 ( 1906 ) 1907 1908 1909 1910 >>