Яңалыклар

14.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Волковның Мордовия башлыгын вазифасына керешү тантанасында катнашты. Тантана Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының чираттан тыш сессия кысаларында узды. Владимир Волковны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тәкъдим итте.
13.05.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада маршрутларына кертелгән ураманар буйлап йөреп чыкты. Республика башлыгы белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин булды.
12.05.2012
Бүген “Казан” халыкара аэропортына Перу Президенты Ольянта Умала утырган самолет төште. Көньяк Америка дәүләте башлыгы Татарстанда берничә сәгать кенә булды. Дәрәҗәле кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
12.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Универсиада авылы территориясенә эрбет агачы утыртты. Бөтенроссия урман утырту көненә багышланган акциядә FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та катнашты.
12.05.2012

Бүген “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында алмагач бакчасына нигез салу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

12.05.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов һәм FISU президенты Клод Луи Галльен белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
12.05.2012

“Без бердәм булып кына, көчле була алабыз”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәриятенең чираттан тыш VII конференциясе делегатлары белән очрашуда шулай дип ассызыклады. Президентның илнең татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләр җитәкчеләре белән очрашуы конференция алдынннан “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

12.05.2012

Бүген Казанның “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда РФ прокуратурасы органнары хезмәткәрләре Спартакиадасы ачылды. Шуны билгеләп узарга кирәк, 12-13 май көннәрендә узачак спартакиада прокуратура органнарының 290 ел гамәлдә булу дәвамында беренче ведомство ярышлары. Анда барлык федераль округлардан 10 җыелма команда составында 310 лап прокуратура хезмәткәре көч сынашачак. Россия һәм Татарстан прокуратуралары аерым командалар булып чыгыш ясый.

11.05.2012
Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов килде. "Казан" халыкара һава аланында төбәк башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов каршы алды.
11.05.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Алабуга” махсус икътисади зонасында киңәшмә үткәрде, анда производствоны үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Ришат Әбубакиров, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты әгъзасы Әлфия Когогина, РФ Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигый байлыклардан файдалану комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов һәм РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган башка депутатлар, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм ТР башкарма хакимиятнең башка вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1901 1902 1903 ( 1904 ) 1905 1906 1907 1908 1909 1910 >>