Яңалыклар

24.04.2012
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” вәкилләре белән очрашуда “Уңайлы мохит” программасы кысаларында инвалидлар өчен җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты.
24.04.2012
Рөстәм Миңнеханов Русия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырыш Зур Кремль Сараеның Геогргий залында узды. Анда Русия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
24.04.2012
Республикада хезмәтне саклауның торышы белән бәйле вазгыять бик катлаулы кала. Соңгы елларда производствода үлем белән тәмамланган травма алу очракларының артуы гаять борчу тудыра. 2011 елда производствода һәлак булучылар саны 115 кә җиткән.Узган ел йомгаклары буенча, Татарстан Идел буе федераль округында үлем белән тәмамланган травматизм дәрәҗәсе буенча лидерлыкка чыккан. 2010 елга караганда, узган ел производствода зыян күрүчеләрнең гомуми саны бераз кими төшкән. 2010 елда ул 1020 булса, былтыр 981 кеше булган.
23.04.2012
Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният хокуклары өлкәсендә Кеше хокукларын яклау советының махсус докладчысы Фәридә Шахид белән очрашты.

“Безнең республикага мәдәният хокуклары өлкәсендә Кеше хокукларын яклау мәсьәләләрендә махсуслашучы халыкара оешмалардан бәйсез экспертлар килүе куандыра”, - дип ассызылады Фәрит Мөхәммәтшин. ТРның күп милләтле һәм төрле конфессияле республика икәнен исәпкә алып очрашуны Халыклар дуслыгы йортында үткәрү карар ителде. Татарстан Халыклар ассамблеясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә республика оешмасы яңа бинага күченәчәк. Бу милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге кырын киңәйтә, Ассамблеясе химаясында эшли торган Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, музыка һәм хореография коллективлары өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үткәрелә торган сәясәтнең төп принциплары, телләрне саклау, Татарстан халыкларының мәдәният һәм тарихи-архитектура мирасын саклау, мигрантларның хокукларын тәэмин итү һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау хакында сөйләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Татарстанның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү тәҗрибәсе Ауропа бергәлеге вәкилләрендә дә зур кызыксыну уята. Моның шулай булуына ул эше кысаларында Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында инанган.

Очрашуда Кеше хокуклары советының махсус докладчысы республикада материаль һәм материаль булмаган мәдәни мирасларны саклау, инвалидлар өчен мәдәни тормыш алып бару кулайлыгы, туристлык, архив һәм китапханә эшләрен оештыру, аерым ихтыяҗлы балалар өчен инклюзив белем бирү мөмкинлеге белән кызыксынды. Фәридә ханым фикер алышу нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разиль Валиев, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, РФ Тышкы эшләр министрлыгының гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаментының беренче секретаре Сергей Кондратьев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.
23.04.2012
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша гражданнарны кабул итте. Республика башлыгы мөрәҗәгать итүчеләренең сорауларына җавап биреп, җиде гаиләгә ярдәм итәргә сүз бирде.
23.04.2012
Татарстан компанияләре өчен транспорт һәм финанслар өлкәсендә Латвия белән хезмәттәшлек гаять кызыклы булыр иде. Бүген Казан Кремлендә Латвиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдгарс Скуя белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
23.04.2012
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кембридж университеты белән хезмәттәшлек буенча департамент башлыгы, EF English First белем бирү программалары директоры Кристофер МакКормик белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты. Яклар мәгариф өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләрен күтәрде.
23.04.2012
“Эйдос” компаниясе җитәкчелеге Татарстанда “Медицина-биология технопаркы” проектын гамәлгә ашыру теләген белдерә. Алар бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда җиткерде.
23.04.2012
Бүген “Шнейдер Электрик” компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хакындагы килешүгә кул куелды. Документны “Шнейдер Электрик”ның Россиядәге һәм БДБ илләрендәге генераль директоры урынбасары Валерий Саженков белән КДЭУ ректоры вазифаларын башкаручы Эдвард Абдуллаҗанов имзалады. Килешүгә ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Шнейдер Электрик”ның Күзәтүчеләр советы президенты Анри Лакманн, компаниянең Россиядә һәм БДБ илләрендәге президенты Жан-Луи Стази катнашында кул куелды.
21.04.2012
“ГАЗ-21 «Волга” авторетроклубы яңа сезонны ача. Бүген Казанда клуб президенты, республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә әлеге иҗтимагый оешманың җыелышы узды.

Битләр: << ( 1911 ) 1912 1913 1914 1915 1916 1917 1918 1919 1920 >>