Яңалыклар

04.04.2012
Бүген Алабугада «Rockwool» заводын ачу тантанасында катнашкан Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина “Алабуга” махсус икътисади зонасының үсеш дәрәҗәсе һәм перспективасына бәя бирде.
03.04.2012

Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгый үсеш буенча проект офисы ачылырга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНИДОның Россия Федерациясендәге Халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков белән очрашуы вакытында Татарстан белән ЮНИДО арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

03.04.2012
3-5 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә “Чиста су. Казан-2012” III күргәзмәсе һәм конгрессы уздырыла. Мондый чараның Татарстан башкаласы Казанда үткәрелүе – ул республиканың әлеге мәсьәләгә җитди карашта булуын раслый, чиста суга багышланган күргәзмә һәм конгресс исә республика кунакларын елдан-ел күбрәк җәлеп итә.
03.04.2012

Казанда Ауропа яһүд конгрессы яклавы астында милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган халыкара конференция узарга мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген Ауропа яһүд конгрессы президенты, Толерантлык һәм килешү буенча Ауропа Советы рәистәше Вячеслав Кантор һәм Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов белән очрашуы вакытында әлеге чараны Татарстан башкаласында уздыру перспективалары каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.

03.04.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең башкаручы директоры Иван Бортник белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
03.04.2012
1 апрельдән “ТР өчен илле иң яхшы инновацияле идея” дигән VΙΙI республика бәйгесе старт алды. Конкурсны елдагыча ТР Инвестиция-венчур фонды ТР Фәннәр академиясе һәм Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды белән берлектә оештыра. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында конкурска заявкалар кабул ителә башлау турында игълан ителде. Очрашуда ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов белән ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров катнашты.
02.04.2012
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
02.04.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия энергетика агентлыгы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе генераль директоры Тимур Иванов белән очрашты.
02.04.2012
Татарстан җитәкчелеге республиканың хокук саклау органнары системасында проблемалар булуын таный һәм аларны хәл итү өчен ярдәм итәргә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы тору һәм законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү эшен оештыруны тикшерү нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
02.04.2012

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм хезмәткә чакыруны оештыру, аны уздыру буенча РФ Оборона министрлыгы үткәрә торган Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы да катнаша. Былтыр шушы эш йомгакалары буенча республика Үзәк хәрби округында I урынга чыккан – бу хакта әлеге хәрби округ Хәрби советының быел 10 февральда кабул иткән күрсәтмәсе бар.

Битләр: << 1911 1912 1913 1914 1915 1916 1917 ( 1918 ) 1919 1920 >>