Яңалыклар

21.04.2012
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “WPP” халыкара реклама агентлыгы җитәкчесе Мартин Соррелл һәм “WPP” күзәтчелек советы әгъзасы Эстер Дайсон белән очрашты.
21.04.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торак тапшыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре алдына Бөек Ватан сугышы ветераннары игътибарын яңа йортларга җәлеп итү бурычын куйды.
20.04.2012
Бүген Мәскәүдә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе каршындагы Җирле үзидарә советы белән Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының “Россия төбәкләрендә муниципаль тормышның күптөрлелеге: закон, теория, практика” темасына багышланган уртак утырышы узды.
20.04.2012
Төркиянең Rixos отельләре челтәре җитәкчелеге Казанда кунакханәләр төзү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rixos отельләре челтәре идарәсе сәветы рәисе Ф.Таминдже белән очрашуы вакытында хәбәр ителде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казанда кунакчыллык индустриясе объектлары төзелеше, башка тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында сүз барды. Ф.Таминдже Казанда 2006 елда булуын, Татарстанның, Россиянең динамик үсеше сөендерүен билгеләп үтте.
20.04.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Универсиада авылы территориясендәге Халыкара мәгълүмат үзәге бинасында булды. Республика башлыгы тукландыруны оештыру системасы белән танышты һәм 2013 нче елгы уеннарда катнашучылар өчен әзерләнәчәк меню ашамлыкларыннан авыз итте.
20.04.2012
“Иннополис Казан” Инновация үзәген үстерү планын май аенда рәсми төстә бастырып чыгару күздә тотыла. Бүген ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапурның «RSP Architect» компаниясе генераль директоры Ли Тай Кер (ул әлеге проектны әзерләү белән шөгыльләнә) белән очрашуы нәтиҗәләре буенча журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте. Республика башлыгына иннополис төзү буенча мастер-план тәкъдим ителде.
19.04.2012
Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә беренче медицина ярдәме эшчәнлеген камилләштерү буенча киң күләмле эш башлана. Бүген Азнакайда Дәүләт Советының киңәйтелгән күчмә утырышында сүз җәмгыятьне нык борчыган проблема турында барды. Утырышны Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
19.04.2012

Татарстанны Калуга өлкәсеның инвесторларны җәлеп итү тәҗрибәсе кызыксындыра. Моның турында бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашу вакытында әйтте.

19.04.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсенә эш сәфәре вакытында “Воскресенское” коттеджлар бистәсендә һәм автомобиль сәнәгате өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча уку үзәгендә булды.

19.04.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Гестамп-Северсталь” уртак предприятиесе штамповкалау производствосында һәм “Фольксваген” концерны автомобиль заводында булды. Республика башлыгын өлкә губернаторы Анатолий Артамонов озатып йөрде.
“Грабцево” индустриаль паркында урнашкан заводта автомобиль кузовларының штамповкаланган детальләре эшләп чыгарыла.

Битләр: << 1911 ( 1912 ) 1913 1914 1915 1916 1917 1918 1919 1920 >>