Яңалыклар

13.04.2012

Бүген, “Республика Татарстан” 95 еллык юбилеен бәйрәм иткән көндә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов редакциягә килеп, “туры элемтә” аша газета укучылар белән аралашты. Президентка сорау, теләк-тәкъдимнәр бирү мөмкинлеге хакында берничә көн алдан хәбәр ителгәнгә, күп шалтыратулар алдан ук кабул ителеп, сораулар тупланган иде, иң бәхетлеләргә исә бүген Президент белән турыдан-туры аралашырга насыйп булды.

12.04.2012

Татарстанның Чистай районы Олы Бахта елгасы аша салынган күпернең яңасы 4 айда төзелеп бетергә тиеш, ә ул вакытка кадәр транспорт хәрәкәтен сыйфатлы әйләнгеч юлдан оештыру зарур. Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гадәттән тыш вәзгыять урынында булгач белдерде.

12.04.2012
Иран Ислам Республикасы белән Татарстан арасында үзара багланышларны алга таба үстерү мәсьәләсе бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиковның Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәммәт Реза Мөршидзадә белән очрашуында күтәрелде. Илдар Халиков белдерүенчә, Иран вәкилләренең Казанга бу сәфәре ике республика арасында урнашкан җылы мөнәсәбәтләрнең тагын бер дәлиле. Ул әлеге мөнәсәбәтләрнең соңгы 10 елда аеруча актив үсештә булуын ассызыклап, багланышларны ныгытуга Иран Республикасының 2007 елда Казанда ачылган Генераль Консуллыгының зур өлеш кертүен билгеләп үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең узган елның декабрендә Иранга сәфәре дә багланышларны ныгытуга зур өлеш керткән.
11.04.2012
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм әлеге берлек рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә XVIII корылтае булды. Аның эшенә алдан сайланган 170 делегатның 146сы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов, Республика матубгат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Ашот Джазоян һ.б. рәсми затлар катнашты. Эш башлаганчы, залга җыелганнар соңгы 6 елда арадан кайтмаска дип китеп барган 63 журналистны бер минут тынлык белән аягөсте искә алды.
11.04.2012
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Сәяси совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасындагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында чыгыш ясады. Әлеге чарада шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
11.04.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләргә венчур инвестицияләре салуны үстерүгә ярдәм фондының Попечительләр советы утырышы узды. Анда, аерым алганда, 2010-2011 елларда “Ак Барс Капитал” идарә компаниясенең венчур инвестицияләренең ябык пай инвестиция фондлары белән идарә буенча эшчәнлеге тикшерелде. Хәзерге вакытта “Ак Барс Капитал” идарәсендә булган әлеге фонд портфелендә IT һәм телекоммуникацияләр, машина, приборлар төзелеше өлкәләрендә махсуслашкан 5 компания исәпләнә.
11.04.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джаухари Оратмангун белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан шулай ук Президентның Тышкы элемтәләр департаменты директоры -ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
11.04.2012

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ дә ТР Мәгариф һәм фән, ТР хезмәт, мәшгуллек һәм социаль яклау министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән “Мәгариф. Карьера” XII махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.

10.04.2012
Бүген Татарстан Республикасы Презизиденты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер белән очрашты. Очрашуда Россия һәм Люксембург арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү кысаларында Люксембург һәм Татарстанның алдагы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
10.04.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургның икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Люксембургка эш сәфәре кысаларында узды.

Битләр: << 1911 1912 1913 1914 ( 1915 ) 1916 1917 1918 1919 1920 >>