Яңалыклар

28.03.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков өлешләп түләү төзелешендәге проблемалы объектлар эшен төгәлләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.  Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында видеоконференцияэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары белән узды.
28.03.2012
ТР Дәүләт Советы киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиевның Грециягә, Үзәк Македония провинциясенә эш сәфәре дәвам итә.
28.03.2012
 “Депутатларны Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга җәлеп итү бу эшкә яңа импульс бирде. Әмма мондагы эшнең очы-кырые күренми. Бу өлкәдәге хәлләр белән килешмичә, эш темпын киметмичә эшләүне дәвам итәргә кирәк. Россиядә - Россия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы икәнлекне исәпкә алып, әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирелә.Без башкарма хакимиятне алмаштырмыйбыз. Казан хакимиятенең “ипиен тартып алмыйбыз”. Әлеге мәсьәләне әле кат-кат күтәреп чыгачакбыз”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә.
27.03.2012
2012 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 831 торак пунктта юл салынмаган. Бу хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Транспорт министрлыгы коллегиясе утырышы тәмамлангач белдерде.
27.03.2012
Бүген Мәскәүдә РФ Транспорт министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Очрашуны РФ транспорт министры Игорь Левитин үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Президенты Администрациясе, Хисап һәм Иҗтимагый палаталар вәкилләре, Ростов, Мурмански һәм Новосибирски өлкәләре җитәкчеләре катнашты. Утырышта Татарстан Республикасын ТР Президенты вазифаларын башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте.
27.03.2012
Бүген республиканың нефть чыгару тармагы белгечләре ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә битум нефтен чыгаруда өр-яңа чит ил технологияләрен куллану мөмкинлекләрен карады. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәргән киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан энергетика министры урынбасары Ирина Ларочкина, ТР Фәннәр академиясе академигы Ренат Мөслимов катнашты. Яңа технологияне «Brack Capital Energy Limited» компаниясе вәкилләре тәкъдим итте.
27.03.2012
Биләмәләрне санитар-экологик чистарту буенча Татарстанда традицион 2 айлык быел 1 апрельдан 1 июньгәчә үткәреләчәк - бүген ТР Хөкүмәте йортында муниципаль берәмлекләр белән видеоконфереция рәвешендә барган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров шуны игълан итте.
27.03.2012
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашында уздырылган брифингта сүз республикада халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары хакында барды.
27.03.2012
27-28 март көннәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Греция Республикасыны Үзәк Македония провинциясенә эшлекле сәфәр кыла.
26.03.2012
Сентябрь башында Владивосток шәһәрендә Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) илләре лидерлары саммиты узачак. Аның кысаларында планлаштырылган мөһим халыкара чараларның бер өлешен Казан да кабул итә.

Битләр: << 1911 1912 1913 1914 1915 1916 1917 1918 1919 ( 1920 ) >>