Яңалыклар

06.05.2012
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
05.05.2012
Бүген Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды.
04.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районнарында булды. Питрәч районында Президент язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Республика башлыгы “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы кырларын караганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм бүген аграрийларны борчыган проблемалар белән кызыксынды.
04.05.2012
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Анда Президентка һәм министрлыкның җитәкчелек составына әлеге министрлыкның яңа башлыгы булып билгеләнгән полиция генерал-майоры Артем Валерьевич Хохорин тәкъдим ителде. Шушы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЭЭМның башка ведомстволардагы барлык партнерлары, министрлык подразделениеләре җитәкчеләре, руханилар, министрлык карамагындагы Җәмәгать советы вәкилләре һ.б. катнашты.
03.05.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнаша.
03.05.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рикен физик һәм химик тикшеренүләр институты (Япония) президенты, Нобель премиясе лауреаты профессор Рьодзи Нойори белән очрашты.
03.05.2012

Бүген Казанда Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин белән хушлаштылар. Г.Камал театрына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, мәдәният, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре килде.

02.05.2012
Депутат, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның вафат булуы турындагы кайгылы хәбәр аның коллегалары, парламент депутатларына авыр тәэсир итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
02.05.2012
Татарстан агросәнәгатьчеләре республика бюджеты хисабына былтыр 395 млн. сумлык мелиоратив техника сатып алган. Шул рәвешле, корылык килә калса, аңа да карамастан, 6,5 мең гектар җирдә бәрәңге һәм 2 мең гектар тирәсе яшелчәне бик иркен үстереп булачак. Димәк, быел 8 мең гектардан артык мәйдан сугырылачак.

Алга таба күп терлек үрчетелгән хуҗалыкларда да шундый установкалы техника алдырып, терлекләргә сусыл яшел азык үстереләчәк, дип белдерде бүген Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Һава торышы дигәннән, синоптиклар фаразламасына ышансак, быел майның беренче яртысы салкынча, майның өченче ункөнлегендә - июнь башында эссерәк һава көтелә, аннары июльдән сентябрьга кадәр корылык, ләкин 2010 елдагы дәрәҗәдә түгел, диде И.Габдрахманов.
01.05.2012
Татарстан җитәкчелеге Якын Көнчыгыш илләрендә республиканың инвестиция җәлеп итүчәнлеген күтәрү өчен максатчан эшен алып бара һәм киләчәктә дә шулай булачак. Бу хакта бүген Дубайда инвестиция форумында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Битләр: << 1901 1902 1903 1904 1905 1906 ( 1907 ) 1908 1909 1910 >>