Яңалыклар

27.05.2013
Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе катнашты.
27.05.2013
Яклар кайбер юнәлешләр буенча төбәкара хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында сөйләштеләр.

27.05.2013

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм ЧТПЗ төркеменең төп акционеры Андрей Комаров “Алнас” заводы хезмәткәрләренә “Перспектива” торак комплексы фатирларыннан ачкычлар тапшыралар. Тантаналы чарада шулай ук шәһәр, республика хакимияте вәкилләре һәм “Римера” компанияләр төркеме җитәкчесе дә катнашты.

27.05.2013

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ штаб-фатирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә үткәрде. 2013 елның 1 кварталына аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәктә үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР тармак министрыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

27.05.2013

Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта  «Татнефть» ААҖнең  2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды. 

26.05.2013
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсендә эш визиты барышында Сабан туенда катнашты. Татарларның милли бәйрәме өлкә күләмендә егерме бишенче тапкыр үткәрелә.
26.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лаеш районының Рус Никольские авылында узган рус фольклоры традицион бәйрәме "Каравон"да катнашты.

25.05.2013
Бүген Казан Кремле янында тантаналы рәвештә "Кремльдан Кремльга кадәр. ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын саклап калу" моторалли тәмамланды. Финишта байкерларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов каршыладылар.
25.05.2013
Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.
25.05.2013
Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чаралар Елга вокзалы бинасын ачудан башланды. Шушында ук Болгар цивилизациясе музее да урнашкан. Яңа объект ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һ.б. катнашты.

Битләр: << 1771 1772 1773 1774 1775 1776 ( 1777 ) 1778 1779 1780 >>