Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинетының “2012-2013 еллар ягулык сезонында ТР да ягулык-энергетика оешмалар һәм торак-коммуналь комплекслар эш нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларда ягулык сезонына әзерлек буенча бурычлар” темасына багышланган утырыш узды. Утырышны республика Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Шулай ук анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Яңа «КамАЗ «Bravis» маркалы автобуслар ачкычларын иртәгә, 2013 елның 12 июнендә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт учреждениеләренә тапшыру булачак. С.Сәйдәш исемендәге ЗКЗ каршындагы мәйданчыкта узачак чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Вакыйга урыныннан on-line режимда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында интернет-трансляция оештырылачак (www.prav.tatarstan.ru).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш визиты белән барды, анда ул Милли террорчылыкка каршы комитет (МТК) утырышында катнашты. Искә төшерик, МТКның әлеге утырышы кырыгынчы, бүген каралган төп мәсьәлә - Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадсын әзерләү һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүгә көч һәм чараларның әзерлеге турында. Утырыш барышында МТК рәисе, Россиянең ФИХ директоры Александр Бортников хәбәр иткәнчә, Универсиадага әзерлекнең соңгы этабында мөһим юнәлешләрдә көчләрне туплау, Бөтендөнья студент уеннарын уздыру чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүдә катнашучы оешмаларның үзара төгәл багланышы кирәк.
Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ янындагы тимер юл инфрастуктурасының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин да катнашты.
“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятенә 20 ел” мактаулы тамгасын бүген Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка тапшырды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының яңа бинасында (Казан, Ветеринарная ур.,6) узды.
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин,ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Алсу Мифтахова катнаштылар.