Яңалыклар

18.06.2013

Бүген журналистлар, “Ак чәчәкләр” республика премиясен тапшыру тантанасыннан соң, РФ вице-премьеры Ольга Голодецның Казанга эш сәфәре нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләре белән кызыксынды. “Казанның медицина оешмаларына карата бер сорау да юк – алар намус белән төзелгән”, - дип белдерде Ольга Голодец массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

18.06.2013
XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары утын Башкортстан Республикасы башкаласы – Уфа халкы күрде.38 факел йөртүче Универсиаданың төп символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды. Ут эстафетасының озынлыгы 7 км тәшкил итте.
18.06.2013
Бүген Уфада БР Президенты Рөстәм Хәмитовның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы булды. Татарстан парламенты башлыгы Башкортстанга эшлекле сәфәр белән Универсиада уты эстафетасының Уфа этабына старт бирү тантансында катнашырга килгән иде.

18.06.2013

7 нче шәһәр клиник сырхауханәсендә, Республика онкология диспансерында һәм 44 нче балалар бакчасында үзенең Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата йөрде.

18.06.2013
Татарстан Республикасында 2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр 1595 рөхсәтсез чүп урыны ачыкланган, шуларның 1419 бетерелгән. Бу хакта бүген брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров хәбәр итте.
Брифинг ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм ул Татарстан Республикасы территорияләрен санитар-экологик чистарту буенча ике айлык нәтиҗәләренә багышланган иде.
Гадәттәгечә бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция-элемтә режимында булды.
18.06.2013

Бүген Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец "Казаноргсинтез" ААҖда булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән вице-премьер җитештерү цехларын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. 

18.06.2013

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде. Казан тимер юл вокзалында аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.

17.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында “Эгида” компанияләре төркемнәренең эластик пенаполиуретан яңа производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Яңа производствоны эшләтеп җибәрүнең рәсми тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, “Альфа-Банк” ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев, “Эгида+” компаниясе генераль директоры Рев Мостафин катнашты.

17.06.2013

DoorHan компанияләр төркеменең генераль директоры Александр Ханин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында компания белән киләчәк хезмәттәшлек,  Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш проектларын гамәлгә ашыруда DoorHan продукциясен куллану турында сүз барды.

17.06.2013

Бүген Македония Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары - финанслар министры Зоран Ставрески һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Македония Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Илия Исайловски, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты. Искә төшерик, Зоран Ставрески җитәкчелегендә Македония Республикасы делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2013 елның 16-17 июне).

Битләр: << 1761 1762 1763 1764 1765 1766 ( 1767 ) 1768 1769 1770 >>