Татарстан Республиасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасын бөтен АИРР Советы әзгъзалары бер тавыштан сайладылар. Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советының гомуми җыелышы бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Җыелышта РФ Дәүләт Думасы рәисе, АИРР Күзәтү Советы рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» идарә рәисе Анатолий Чубайс, регионнар башлыклары – АИРР әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Сбербанкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта Татарстан Республикасында мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирүе системасын үстерү, мәгълүмат технологияләрен мәгариф системасына кертү турында сөйләде (Санкт-Петербург, “Астория” отеле). Сбербанкның эшлекле иртәнге ашлары – гадәттә эре инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Петербург халыкара икътисадый форумында (2013 елның 20-21 июне) уздырыла торган чара. Быел ул “Кеше капиталына инвестицияләр” темасына багышланган. Дискуссия модераторы Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисад форумы директоры Борге Бренде белән очрашты. Очрашу Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге аш кысаларында үтте. (Санкт-Петербург, «Астория» кунакханәсе).
Инновацион технологияләр өлкәсендә эшләүче халыкара компанияләр вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Барлык чаралар да Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Аерым алганда, IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты белән Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган перспектив проектларда катнашу мәсьәләләре турында сөйләште.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән АКШ арасында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булырга мөмкин. Бу хакта бүген АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән узган очрашуда хәбәр итте. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Германия Федератив Республикасының (ФРГ) Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире (ФРГ) Икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки җитәкчелегендәге делегация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүген Германиянең бу – иң алга киткән, кеше һәм сәнәгать ресурслары тупланган регионнарыннан берсе, дип билгеләп үтте.
Архангельск өлкәсен Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы җитештергән суднолар белән тәэмин итү турында мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов фикер алыштылар. Ике федерация субъектлары башлыклары очрашуы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды ("Ленэкспо" комплексы, Санкт-Петербург).
“Томсон Рейтерс” (Thomson Reuters) компаниясе – халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүче - Татарстан Республикасы чимал һәм энергетика компанияләре өчен үз мөмкинлекләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдир итте. “Томсон Рейтерс” тәкъдир итүе “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы кысаларында узды.
“Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм АВВ Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг җитәкчелегендә АВВ компаниясе җитәкчелеге фикер алышты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) кысаларында узды.
«ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖның яңа көчләр төзү проектында катнашу мөмкинлеге, энергетика өлкәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек преспективалары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм идарә әгъзасы - «ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖның стратегияләр һәм инвестицияләр блогы буенча җитәкче Илнар Мирсияпов сөйләштеләр. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.