Яңалыклар

08.06.2013
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының күчмә вымпелын бүген Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка – Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъектлары арасында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүдә, 2012 елда хәрби хезмәткә чакыруны оештыруда җиңеп чыкканы өчен тапшырды.
Чара Чаллы шәһәрендә узды (Татарстан Республикасы), анда бүген Сергей Шойгу бер көнлек эш визиты белән килгән иде.
08.06.2013
Бүген Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Татарстан Республикасына эш визиты барышында “КАМАЗ” ААҖдә (Чаллы) булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ вәкилләре озата баруында Россия оборона министры Автозаводның җитештерү цехын, “КАМАЗ” ААҖнең Фәнни-техник үзәген, ярдәмче цехлар корпусын карап чыкты.
08.06.2013
Бүген Татарстан Республикасына (Чаллы шәһәре) бер көнлек эш визиты белән Россия Федерациясенең оборона министры Сергей Шойгу килде. "Бегишево" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге каршы алды. 
08.06.2013
Бүген ТР Кама Тамагы районының Сүкәй авылында гипс нигезендә төзелеш материалларын җитештерүче яңа завод ачылды Предприятиене эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
08.06.2013

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Сабантуй бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. "Кадерле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Татарлар һәм күпмилләтле республика халкы өчен бу иң көтеп алынган күркәм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды" - дип әйтелгән котлау сүзендә. 

07.06.2013

Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерлары - чит ил махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре бүген Татарстан республикасының Лаеш муниципаль районында узган Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ФИХ директоры Александр Бортников һәм башкалар катнаштылар. Бәйрәм мәйданчыгы итеп Кама буенда урнашкан Лаеш шәһәренең көньяк-көнбатыш ягы ("Белые горы" микрорайоны) сайланды. Биредә импровизацияләнгән остаханәләр - чүлмәк ясаучы, тимер эшкәртүче, күн эшкәртүче һәм башка остаханәләр, Сабантуй кунаклары һәм катнашучылар Сабантуйның гадәти ярышларында катнаштылар.

07.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе урынбасары Сергей Маврин белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Контитуция Суды Рәсе Виктор Демидов катнаштылар.

07.06.2013

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

06.06.2013

2013 елның 5 июнендә, Парижда Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре – Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчегенең бөтендөнья универсаль хәзинә мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

06.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. Кунаклар резидент-компанияләрнең заводлары төзелеше белән таныштылар.

Битләр: << ( 1771 ) 1772 1773 1774 1775 1776 1777 1778 1779 1780 >>