Яңалыклар

29.05.2013

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының 2012 ел эшчәнлеге буенча еллык җыелышы узды. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, узган ел 2010-2014 елларда ТР нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә куюны координацияләү дәвам иткән. Аны гамәлгә ашыруда төп капиталга 235 млрд. сум инвестици үзләштерелгән. Җитештерү күләме 24 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 27 процентка, өстәмә кыйммәт 52 процентка арткан.

29.05.2013

Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе традицион күрше регионнар һәм без сәүдә-икътисадый  мөнәсәбәтләр өлкәсендә генә түгел, ә мәдәният, мәгариф һәм социаль өлкәдә дә хезмәттәшлек итәбез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында журналистлар сорауларына җавап биргәндә белдерде. Искә төшерик, Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасы узды.

29.05.2013
“ТР төзүчеләр бердәмлеге” оешмасының хезмәт шартларының иминлеген булдыруга, башкарылган эшләрнең сыйфатын,озакка чыдамлылыгын күтәрүгә,төзелеш объектларының нык-ышанычлы булуына зур өлеш кертүен,бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Төбәк партнерлыгының еллык хисап җыелышында чыгыш ясаганда билгеләп үтте. Җыелыш Казанда узды. Анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнаштылар.
29.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе катнашты. Муса Җәлил исемендәге Мемориаль музей комплексы 2011 елның сентябрь аенда Сочида 10нчы инвестиция форумы барышында имзаланган Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында ачылган.

29.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Оренбург өлкәсе татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Шарлык районы администрациясе бинасында узды, анда шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Гаврилин, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачев, “Шарлык районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ампилогов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.

29.05.2013

Татарстан Республикасы Президенты Оренбург өлкәсенә эш визиты белән китте. Визит кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән әңгәмә, Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилгә мемориаль комплекс ачу тантанасы планлаштырылган, шулай ук өлкәдәге татар диаспорасы активы белән очрашу узачак.

28.05.2013
Татарстан Республикасында Балаларны яклау көнендә уздырылачак чаралар хакында бүген ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина сөйләделәр.
28.05.2013
Татарстанда бүген якынча 3,5 мең гаилә социаль куркыныч хәлдә. Бу гаиләләрдә 6 меңнән артык бала тәрбияләнә, алар тулысынча социаль ятимнәр санала. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте. Брифинг республикада Балаларны яклау көненә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган иде.
28.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты.

28.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Казахстанның Казандагы генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

Битләр: << 1771 1772 1773 1774 1775 ( 1776 ) 1777 1778 1779 1780 >>