Бүген, Александр Сергеевич Пушкин туган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәк салды. Казанда Александр Пушкинга һәйкәл Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында куелган. Шагыйрьне олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы иҗат зыялылары вәкилләре килгән иде.
Бүген Казанда Чит дәүләтләрнең - Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерларының махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең XII киңәшмәсе ачылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнаша.
Россия Федерациясенең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников бүген кич Татарстан Республикасы башкаласы Казанга килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика хакимият структуралары вәкилләре каршы алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Хендэ Мотор БДБ” ҖЧҖ генераль директоры Ку Йон Ги әфәнде, Hyundai компаниясенең Россия бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Россиянең әйдәүче автомобиль ММЧ журналистлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Татарстан укучыларының Россиякүләм һәм халыкара олимпиадалардагы уңышлары соңгы елларда аеруча сөендерә. Соңгы дүрт ел дәвамында Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренчелекне бирмәде. Ил күләмендә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, ныклы дүртенче урында барды. Быел исә республика Идел буе төбәкләре арасында лидерлыкны саклаган хәлдә, ил күләмендә бер баскыч күтәрелеп, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча өченче урынга чыккан. “Алга таба тагын бер баскычка күтәрелүне максат итеп куябыз”, -ди мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Ул бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия һәм халыкара предмет олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары белән очрашуында җиткерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, КФУ ректоры Илшат Гафуров, укучыларны олимпиадаларга әзерләгән мөгаллимнәр катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.