Татарстанның федераль программаларда катнашуы нигездә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары эшенә бәйле. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм кайбер республика министрлыкларының җитәкчеләре дә катнашты.
Бүген визит белән Татарстанга Казахстан Республикасы Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.