Яңалыклар

28.04.2013

Бүген Казан метрополитенының яңа  станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.

27.04.2013
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты. “Татарстан бүгенге көндә илдә әйдәп баручы төбәкләрдән санала”, - дип башлап җибәрде ул үз чыгышын. Аның сүзләренчә, узган елны тулаем алганда, уңышлы дип санап була. Аның хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда эчке тулаем продукты (ЭТП) 1415 млрд. сум тәшкил иткән. 2011-2012 елларда ЭТП гамәлдәге бәяләрдә 410,3 млрд. сумга арткан. Динамика, барыннан да элек, җитештерү производстволары, төзелеш үсешенеә һәм куллану ихтыяҗының артуына бәйле.
27.04.2013
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.
27.04.2013

Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

27.04.2013

Бүгенге көндә Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.


27.04.2013

Соңгы өч атнада капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортлар саны 79 булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Ул республика программалары гамәлгә куелышы турында хәбәр итте. Искә төшерик, киңәшмә гадәттәгечә  барлык муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

27.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун озатуында, вокзал белән Казан аэропорты арасында пассажирлар йөртүнең интермодаль линиясен йөреп чыкты. Шулай ук аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры Артем Сидоров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар йөрде.
26.04.2013
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның ел укытучысы-2013” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты
26.04.2013
26 апрельдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар Советы президиумы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
26.04.2013
Казанда бүген инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында киңәшмә булды. Аны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  Шулай ук киңәшмәдә Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Бортник,  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, РФ  субъектлары вәкилләре - Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары катнашты. 

Битләр: << 1781 1782 1783 1784 1785 1786 1787 1788 ( 1789 ) 1790 >>