Яңалыклар

03.06.2013
2-3 июнь көннәрендә Түбән Новгородта «Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Россия-Польша хезмәттәшлеге: нәтиҗәләр һәм перспективалар” дип аталган Россия һәм Польша төбәкләре форумы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республика делегациясе дә катнашты.
03.06.2013

Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИФА Башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов катнаштылар.

03.06.2013

Бүген Казан шәһәрендә “Энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”е Казан Ратушасында узды. Чарада Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) җитәкчесе Сергеей Новиков Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетиканы җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты. Кунакларны һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләп, ТФХ җитәкчесе Сергей Новиков билгеләп үткәнчә, чара “егермелек” чараларының формаль кысаларыннан башка, оutreach форматында уза, әмма бу эксперт эш “егермелек” форматында рәсми эшләүче белгечләр һәм энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр өчен файдалы булыр дип күз алдына китерелә.

03.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергеей Новиков һәм Россия Федерациясе Президенты Эксперт идарәсе башлыгы Ксения Юдаева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

02.06.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казахстанда республика Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты, бәйрәм Уральск шәһәрендә узды. Казахстанда яшәүче төрле халыкларны җыйган традицион татар бәйрәмендә шулай ук Көнбатыш Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев, Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ералы Тугжанов катнашты.
02.06.2013

Казахстанда яшәүче татарларның уңайлы тормыш өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар: хакимиятләр белән диалог һәм үз телләрен, мәдәниятен, үзенчәлеген саклап калу өчен һәм монда ил җитәкчелегенең дә өлеше бик зур. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәләре делегацияләре белән очрашуда шул фикерне әйтте. Очрашу Татарстан Республикасы делегациясенең Казахстан Сабантуена визиты кысаларында Уральск шәһәрендә узды, анда шулай ук Көнбатыш Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев, Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ералы Тугжанов катнашты.

02.06.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уральскта Казахстанга визиты кысаларында Габдулла Тукайга һәйкәлне карады, бөек татар шагыйрененә багышланган музей һәм Тукай йөргән мәчеттә булды.  Аны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев озата бырды. 
01.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Уральск шәһәре аэропортында ТР Президентын Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев каршы алды. 

01.06.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Анатолия Университетында булды. Әлеге вуз илдә иң эре һәм дөньяда студентлар саны буенча дүртенче. Биредә ике миллион студенттан артык укый, шуларның 25 000 университет территориясендә, ә калганнары дистанцион рәвештә белем ала. 

01.06.2013

Татар халык бәйрәме Сабантуй бүген Төркия шәһәре Искешәһәрдә булды. Бәйрәм мәйданчыгы итеп "Шәһри Дәрья" паркы сайланган. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: "Мин Төркиядә яшәүче ватандашлар тарихи ватаннары - Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә булуларына бик шат, аралашалар, милли гадәтләрне һәм мәданиятне саклап калырга тырышалар". 

Битләр: << 1771 1772 ( 1773 ) 1774 1775 1776 1777 1778 1779 1780 >>