Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Татарстан Республикасы инкассация идарәсе коллективын Россия инкассация хезмәте оешуга 80 ел тулу белән котлады.
Тантаналы чара “Корстон” мәйданчыгында узды (Казан).
“Сәламәтлек саклау” илкүләм проектына 2021 елга кадәр 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
Брифинг Татарстан Республикасында “Сәламәтлек саклау”, “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Индонезия Республикасының Джокьякарта махсус округы губернаторы Солтан Хаменгкубувоно белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татрстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Кичә, 2019 елның 26 июлендә, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советның эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш округ төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучы, умартачы, коткаручы, табиб, укытучы һәм башка һөнәр ияләре бар иде.
Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялда.
Отпуск 2019 елның 20 июленнән 3 августына кадәр дәвам итәчәк.