Яңалыклар

22.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Әңгәмә WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасы башланыр алдыннан «Казан Арена» стадионы территориясендә узды. 

22.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эксплуатациягә кертү тантанасында катнаштылар.

Чара видеоконференция режимында Казан белән Түбән Кама арасында узды. 

Чарада тагын Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та ктанашты.

22.08.2019

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.  

Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртәбез, бүген кич Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылу тантанасында катнашачак.   

Дмитрий Медведев Казанның  һөнәри осталык дөнья чемпионаты уздыруга әзерлеген уңай бәяләде.

22.08.2019

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Дмитрий Медведев WorldSkills Россия җыелма командасының күнегүләр базасы булган техникум эше белән танышты.

22.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә - WorldSkills дөнья чемпионатының төп мәйданчыгында булдылар.  

22.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кыла. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Россия Премьер-министры “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга ниятли. Шулай ук аның Россия җыелма командасы белән очрашуы көтелә. 

22.08.2019

WorldSkills хәрәкәте безгә балаларыбызга һәм аларның перспективаларына өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Казан Экспо үзәгендә WorldSkills KAZAN башлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова әйтте. Ул WorldSkills хәрәкәтенең Россиядә белем алу процессы өчен әһәмиятле чаралары турында сөйләде.

“Мәгариф” илкүләм проекты илебез өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге проект кысаларында Россиядә “Яшь профессионаллар” проекты чаралары гамәлгә ашырыла. “Яшь профессионаллар” проекты чаралары Россиядә урта һөнәри белем алуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мондый чаралар Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә кертелгәч, илкүләм приоритетларга нигезләнеп оештырылган иде”, - диде Татьяна Голикова.

22.08.2019

Татарстан Республикасында профильле мәгариф учреждениеләрендә алдынгы оешмалар белән эшче кадрлар әлезрләүче 37 ресурс үзәк булдырылды. 2020 елда аларның саны 41гә җиткереләчәк - оешмалар төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә кадрлар резервын туплау өлкәсендә зур өлеш кертәләр. 

22.08.2019

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде.

22.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Франция хезмәт министры Мюриель Пенико белән очрашты.

Битләр: << 821 ( 822 ) 823 824 825 826 827 828 829 830 >>