Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 64,5 %ы. Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Төзүче көне белән котлады.
Тантаналар Казанда «Корстон» ККСКда узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районы басуларында урып-җыю эшләренең барышын бәяләде.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман районында уңышны җыю эшләре белән танышты.
Татарстан Президенты ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән бергә кырларны вертолетта очып карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖның «Җәлилнефть» НГЧИнә 60 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.
Чара Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә узды.
«Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре – нефть тармагы ветераннары, җитештерү алдынгылары, үз һөнәренең осталары, НГЧИ цехлары үзәк мәйданнан танатналы төстә уздылар. Үзәк мәйданда урнаштырылган экранда «Җәлилнефть» НГЧИнең тарих сәхифәләре күрсәтелде.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген нефть тармагы – республикабыз икътисадының нигезе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «Татнефть» ГАҖның «Җәлилнефть» НГЧИнә 60 ел тулуга багышланган тантанада катнашу.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Җәлил бистәсендә республика социаль ипотека программасы буенча төзелгән 18 фатирлы торак йортны карап чыкты.
Бу йортның инвесторы-төзелеш алып баручысы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Казан Экспо» территориясендәге ярышлар узачак мәйданчыклар белән танышып чыктылар.
Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты объектларының әзерлеген бәяләде, шулай ук чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны йөретәчәк транспортны – автобус-шаттларны һәм җиңел автомобильләрне карап чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын Казанда уздыруда файдаланылачак объектлар әзерлеген бәяләде.
Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатында файдаланылачак объектларны йөреп чыкты.
Рөстәм Миңнеханов башта Казандагы Универсиада авылында (чемпионат көннәрендә бу территория WorldSkills авылы дип аталачак) булды, анда ул чемпионатта катнашучы конкурсантларның яшәү шартлары белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы «Перспектива» күп юнәлешле 186 нчы лицеенда булды.
Ул уку йортының яңа уку елына әзерлеген бәяләде.
Объект төзелеше «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Уку йорты 1 224 укучыга исәпләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында барды.