Яңалыклар

20.08.2019

2019 елның 1 июленнән проектлы финанслауга күчү сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте регионда эшләүче төзелеш оешмаларының һәм вәкаләтле банкларның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча эш алып бара. Әмма бүген сайлап алуны узган 18 банкның унысы гына төзелеш оешмалары белән эшли. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

20.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачу һәм WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты флагын күтәрү тантанасында катнашты. 

Чара Казанда Универсиада авылы территориясендә узды, чемпионат вакытына ул WorldSkills авылы булачак.

20.08.2019

Татарстанда "Безнең ишек алды" ишек алларын төзекләндерү буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашуда белдерде. 

18.08.2019

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда узган “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәмендә булды.

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен очучылар чыгыш ясады һәм мастер-класслар, байкерлар чыгышлары узды.

17.08.2019

Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “МЧС”, “Алтын урталык”, “Көй” һәм “Яңа горизонтлар” торак комплексларының алданган өлешчеләре инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генераль директоры урынбасары Алексей Ниденс, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

 

17.08.2019

Татарстан кырларында бөртекле ашлыкны җыюның барышы турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

17.08.2019

Татарстанда 2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 80%ка башкарылган. Программа кысаларында барлыгы республиканың 42 районында 942 күп фатирлы йортларны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

16.08.2019

Бүген Нарьян-Марда (Ненец автономияле округы) Татарстан Республикасы белән Ненец автономнияле округы Администрациясе арасында икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Ненец автономияле округы Губернаторы Александр Цыбульский кул куйды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Нарьян-Марга эш сәфәренә килде.  

16.08.2019

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нарьян-Мар шәһәренә (Ненец автономияле округы) эш сәфәренә килде.  

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов һәм башкалар.

16.08.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко Казан Кремлендә Татарстан Республикасында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Битләр: << 821 822 ( 823 ) 824 825 826 827 828 829 830 >>