Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегаларын беренче Каспий икътисадый форумын бик яхшы оештырулары белән котлады. Ул бу хакта «Россия24» телеканалы журналисталарына биргән интервьюсында хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Төрекмәнстанда (Төрекменбашы шәһәрендә) беренче Каспий икътисадый форумында катнаша. Делегацияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкли.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Каспий диңгезе буендагы Кыянлы бистәсендә төзелгән полиэтилен һәм полипропилен җитештерүче газ-химия комплексында булды. Татарстан делегациясе өчен предприятие буенча кыскача экскурсия үткәрделәр һәм комплекс белән идарә итү пунктын күрсәттеләр. Предприятиенең куәте елына 5 миллиард кубометрга кадәр табигый газ эшкәртергә һәм шуның хисабына 13 төрдәге полимер җитештерергә мөмкинлек бирә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3,4 миллиард долларга якын тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнбашы шәһәрендә Беренче Каспий икътисадый форумында катнашты. «Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдалары» халыкара конференциясенең пленар утырышы "Аваза" конгресс-үзәгендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби авиаторларны һәм ветераннарны Хәрби һава көчләре көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде, анда ул Төрекмәнбашы шәһәрендә «Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдалары» халыкара конференциясендә катнашачак, чара беренче Каспий икътисадый форумы кысаларында уза. Төрекмәнбашы аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Балкан виләяте хәкиме Язтаган Гылыҗов, Төрекмәнбашы шәһәре хәкиме Амангилде Исаев, Россиянең Төрекмәнстандагы Илчесе Александр Блохин, Әстерахан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын башкаручы Игорь Бабушкин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазында катнашты. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.
Кадерле Татарстан мөселманнары!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Көтеп алынган олы бу бәйрәм – дөньяның төрле кыйтгаларыннан мөселманнарның изге Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлану көне. Дин тотучылар бу вакытта, Ибраһим пәйгамбәргә һәм барлык мөэминнәргә камилләшү, тәүбә һәм гөнаһлардан арыну юлын күрсәткәне өчен, Раббыны олылап, данлап һәрдаим гыйбадәт кыла, күңелләре пакьләнүгә, кардәшлекне ныгытуга һәм мәрхәмәтле эшләргә юнәлтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара ярышларда җиңүче һәм призер спортчылар һәм аларның тренерлары белән очрашты.
Чара Казан Кремлендә Физкультурчылар көне уңаеннан уздырылды.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан спортчылары 331 медаль яулаган.
Татарстан Республикасында быел бөртеклеләр, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз уңышы яхшы. Кайбер кырларда уңыш гектарына 70 центнерга кадәр җитә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.