Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында кыска вакытлы эш сәфәрендә.
Төркиядә вакытта Рөстәм Миңнеханов Стамбул мэриясенең Florya Sosyal Tesisleri социаль объектлар комплексында – парк зонасында, җәмәгать туклануы зонасында һәм башкаларда булды.
Татарстан ата-аналарының алимент буенча гомуми бурычы 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский атады.
Әстерхан өлкәсе белән Калмыкия Республикасы гаять зур үсеш потенциалына ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков белән очрашуында хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында үзәктән ерак урнашкан торак пунктлары кешеләренә диспансеризация уздыру өчен күчмә поликлиника эше белән танышты.
Татарстан Президенты тагын яңа модуль фельдшер-акушерлык пунктын да (ФАП) карап чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул урып-җыю эшләре барышын бәяләде.
Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бау муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров озата йөрделәр. Башта вертолеттан Кыят авылы («Киятское» ААҖ), Адав-Толымбай авылы, Олы Фролово авылы («Ак Барс» холдингының «Дружба» ҖЧҖ), Черки-Кильдураз авылы («Коммуна» ҖЧҖ), Яңа Чәчкаб авылы, Югары Лашчы авылы, Кайбыч авылы («Ак Барс» холдингының «Авангард» ҖЧҖ) кырларын карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы, Тәтеш, Буа муниципаль районнарына эш сәфәренә китте. Максаты – республика басуларында бөртеклеләрне урып-җыю барышы белән танышу.
Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков Казанның «Әл Мәрҗани» мәчетендә булдылар.
Искәртәбез, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Татарстанда эш сәфәрендә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кравт Инвест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Быел «Кравт Инвест» «Казан-Экспо» ХКҮ территориясендә кунакханә комплексы төзи башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының төп мәйданчыгы «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды.
«Ворлдскиллс» дөнья чемпионаты Казанда быел 22-27 август көннәрендә узачак.
Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмык Республикасы башлыгы Бату Хасиковка дөнья чемпионатына әзерлек барышы һәм "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәген төзү һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде.
«Turkmen sahrasy- 2019» халыкара күргәзмәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләре стендын һәм экспозициясен беренче Каспий икътисадый форумының мәртәбәле кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән тәкъдир итте. «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Республикасы стенды янында ул Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммедов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин, Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Нәүрүз Мәмәдов, Иранның беренче вице-президенты Исхак Җаһангири һәм башкалар өчен кыскача экскурсия уздырды, аларга медицина модификацияле «Ансат» вертолетын, авыл хуҗалыгы өчен җиңел моторлы МВ-500 очкычын үзе күрсәтте.