Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2020 ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы яңа «Авангард» скверында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының мәктәп балаларын ашатуны оештыруга әзерлеген бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәптә (Федосеевская ур., 52) булды, анда ул уку йортының яңа корпусын карады. Чарада шулай ук РФ Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 187нче күп профильле лицей укучыларын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының яңа сезоны алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты. Очрашу «Татнефть Арена» боз сарае базасында узды. Очрашуда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты Наил Маганов, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» баш тренеры Дмитрий Квартальнов катнашты.
Бүген безнең бурыч –хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күп юнәлешле яңа мәктәп ачты. Мәктәп Питрәч муниципаль районының «Царево Village» торак комплексында төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнә.
Мәгариф оешмасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында корылган.