Яңалыклар

15.09.2020

2019 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетында мәдәният өлеше 4,9%ка җиткән иде, бу – илдәге иң зур күрсәткечләрнең берсе. Бүген бу хакта РФ Мәдәният министры Ольга Любимова Казанда, Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утырышында хәбәр итте.

Чара Казан  Ратушасында узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм башкалар катнашты.

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Россия-Кыргызстан хөкүмәтара комиссиясенең мәдәният буенча эш төркеме утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Утырыш Казан Ратушасында узды. Анда Кыргызстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Азамат Җаманкулов катнашты. Россия рәистәше - Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли.

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Ольга Любимова Казанда эш сәфәрендә. Аның программасында – Россия-Кыргызстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара  комиссия утырышында катнашу. Моннан тыш, Ольга Любимова Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утырышында катнашачак.

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Яшәү өчен уңайлы һәм имин тирәлек»не үстерүнең илкүләм максатына ирешү турында мәсьәлә буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беернче урынбасары Андрей Белоусов уздырды.

15.09.2020

Бүген Төрекмәнстан инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.

13.09.2020

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бердәм тавыш бирү көненә уңаеннан «Ак Барс Арена» стадионы янында концерт карады.

Концертта тагын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да бар иде.

13.09.2020

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

Алар Казанда Карл Маркс урамы, 10 нчы йортта урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирделәр.  

13.09.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты.

13.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар  сайлауда катнашты.

Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.

12.09.2020

Торак төзелеше программалары буенча Татарстан Республикасында 11 сентябрьгә 1 млн. 945 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 65,3%ы. 2 атна эчендә үсеш 212 мең. квадрат метр. Үткән елның шушы чорына карата 113,8%. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов шул хакта хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Битләр: << ( 681 ) 682 683 684 685 686 687 688 689 690 >>