Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы җомга көнне, 2020 елның 18 сентябрендә, интернет челтәрендә һәм «ТНВ» телеканалында онлайн трансляциядә барачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.З. Япиев скверын һәм бюстын ачу тантанасында катнашты.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, ТАССРның эчке эшләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Салих Җәләлетдин улы Япиевның бронзадан ясалган бюсты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасының эчке ишегалдында урнаштырылган.
Чарада Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин, Салих Япиевның кызы Земфира Зарипова һәм улы Равиль Япиев һәм башкалар катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТиС –Энерго» ҖЧҖ һәм «ФК Сотрудничество» ҖЧҖ компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда республика халкын сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм тиз йөрешле интернет белән тәэмин итү линиясе буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Нур-Солтан шәһәре Хакиме һәм Алмата өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады.
Казан Кремле Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлау телеграммалары ала.
Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Али Әсәдов телеграмма җибәрде. «Сезнең ныклы абруегызга, бай тәҗрибәгезгә һәм Сезгә Татарстанның соңгы еллардагы уңышлы сәясәтегезне татар халкының хуплавы нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә гаять зур уңышларга ирештегез, Россия Федерациясе төбәкләре арасында күп кенә төп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыкты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады.
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллаган.
Бүген Казахстан ягы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев белән телефоннан сөйләште.
Бүген Казан Кремлендә 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев уздырды.
Татарстан - һәрвакыт ышанычлы партнер, ул безнең яңа проектларда пилот төбәк буларак актив катнаша. Бу хакта бүген Россия мәдәният министры Ольга Любимова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында белдерде.
Чара Казан Ратушасында узды. Утырышның төп темасы - 2020-2025 елларда һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проекты турында фикер алышу.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк театрлары вәкилләре, махсус уку йортлары вәкилләре һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.