Яңалыклар

24.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, көн тәртибендә берничә инновацион проект бар иде.

24.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган барлык инициативаларга һәм проектларга ышанычы һәм ярдәме өчен бүген Россия Президенты Владимир Путинга төбәк сайлаулары вакытында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган 20 Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затлары белән очрашу барышында рәхмәт белдерде.

Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.

24.09.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төбәк сайлаулары барышында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган Россия Федерациясе субъектларының 20 иң югары вазыйфаи заты белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов та видеоконференция режимында узган очрашуда катнашты.

Владимир Путин очрашу башында барысын да төбәк башлыкларының югары вазифаларына сайланулары белән котлады.

24.09.2020

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.    

Парламентарийлар берничә мәсьәләне, шул исәптән 9 республика закон проектын беренче укылышта карыйлар.

24.09.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, профсоюзлар бүген – республикада иң күп санлы һәм абруйлы җәмәгать оешмаларының берсе.

24.09.2020

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утыршы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте.

Утырыш Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында барды (Казан). Рәсми Татарстан сайтында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында турыдан-туры трансляция оештырылган иде.

24.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта 2020 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.

23.09.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Халыкара Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы ябылышында катнашты. Форум видеоконференцэлемтә режимында узды.

23.09.2020

Иртәгә, 2020 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

23.09.2020

Бүген Чаллыда дүртенче чакырылыш шәһәр советы сессиясе узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – шәһәр мэрын сайлау иде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды. Аның кандидатурасын 32 депутат хуплады.

Битләр: << 671 672 673 674 675 676 ( 677 ) 678 679 680 >>