Яңалыклар

01.10.2020

Бүген Чиләбегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да катнашты.

01.10.2020

Алексей Песошинның Халыкара  өлкәннәр көне белән котлавы.

29.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “2020 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын уздыру турында” темасы буенча брифинг узды.

28.09.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында узган утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

28.09.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды.

28.09.2020

Бүген казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар” күптелле белем бирү комплексларын төзү һәм проектлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

28.09.2020

Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы - республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды.

28.09.2020

Бүген Казанда ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән бергә гражданнарны кабул итте. Кабул итү видеоконференцэлемтә режимында узды.

27.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу кысаларында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

27.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) эш сәфәрендә, анда ул «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою производствосы буенча яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин да катнашты.

Битләр: << 671 672 673 674 ( 675 ) 676 677 678 679 680 >>