Татарстан Республикасы кырларында 105 мең гектардан көнбагыш җыеп алынган, ягъни бу культураның гомуми мәйданының 88 %ы. 172 мең тонна уңыш җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш 16,5 ц тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең төгәлләнүе 96,91 % тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир мэры Тунч Сойер белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Измир провинциясе губернаторы Яуз Сәлим белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измирга (Төркия) эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бәкир Пакъдемирли белән очрашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген ТР Дәүләт Советында “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Альфа-Банк Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән ваклап сатуда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасы уенчыларын 2020 ел сезонында чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында искиткеч һәм лаеклы җиңүләре белән котлады.
Спортчыларны хөрмәтләү Казан Кремлендәге тантаналар залында узды.
Искәртик,«Динамо-Казан» командасы 2020 ел сезонында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы исемен яулады.