Яңалыклар

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат булу сәбәпле Алабуга епискобы, Казан епархиясе викарие Иннокентийга телеграмма юллады.

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә телеграмма юллады

«Рус Православие Чиркәвенең күренекле архипастырьларының берсе – Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафаты турында чиксез кайгырабыз, - диелә телеграмма текстында. - Безнең республикада озак булмаган биш еллык хезмәте дәверендә Феофан атакай төрле милләт һәм дин вәкилләренең абруен һәм хөрмәтен яулап, күп кенә татарстанлылар өчен чын-чынлап якын һәм туган кешегә әйләнде".

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сирия Олимпия комитеты президенты Ферас Муалла белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, Сирия делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2020 елның 19-21 ноябре). Бу көннәрдә Сириянең баскетбол буенча милли җыелма командасы Казанда «Волга» яшьләр үзәге базасында (Катардагы Азия чемпионатына әзерлек) укыту-тренировка җыелышын уздыра.

19.11.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентының Дәүләт Советына 2021 елга Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

19.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантанада шулай ук Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, хезмәт ветераннары катнашты.

19.11.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетын җитәкләүче депутаты Сергей Жигарев белән очрашты.

18.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды. Уытырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Муниципаль берәмлекләр утырышта видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.

17.11.2020

Татарстан халкы 2019 ел өчен исәпләнгән 7,9 млрд сум милек салымының 4,2 млрд сумын түләгән. 1 декабрьгә кадәр салымнарның 3,7 млрд сумы түләнәсе калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

17.11.2020

Бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко РФ субъектларында Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзү һәм аларның эшчәнлегенә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

16.11.2020

Татарстан Республикасы һәм тулаем илнең нәтиҗәле үсеше кече һәм урта бизнес үсешенә тыгыз бәйләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Очрашуның модераторы – ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев.

Битләр: << 661 662 ( 663 ) 664 665 666 667 668 669 670 >>