Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Велерий Лимаренко белән очрашуда төбәкләрнең инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртик, Сахалин өлкәсе делегациясе Казанга ике көнлек эш визиты белән килде – берничә юнәлеш буенча Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнү һәм республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышу өчен.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов чаралар планын төзергә һәм якын арада 2023 елга кадәр уртак эшнең «юл картасы»н имзаларга тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылган "Екатерина Великая. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсен карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак бән Сәлам белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
2019 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы тагын бер кабат үзебезнең махсус икътисадый зоналарыбыз арасында алдынгылыгын раслады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Мәскәүдә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Ул Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ведомствоның барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
Татарстанда пандемия вакытында ЕСИАда исәпкә алуны раслау, Росреестр хезмәтләре һәм балаларга социаль түләүләр иң күп кулланылган хезмәт күрсәтүләрдән була. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Хөрмәтле Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләренә 88 яңа хезмәт автомобиле ачкычларын тапшырды. Чара Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе мәйданында узды.
Яңа машиналарны полиция участок вәкаләтле хезмәткәрләре, патруль-пост хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре алды.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында барлык шәһәрләр һәм районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.