Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды. Барлыгы 10 инвестпроект каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Төзелештә өлеш кертеп катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды" ППК генераль директоры Константин Тимофеев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Казан федераль университеты һәм Корея Республикасының Илкүләм кеше ресурсларын үстерү институты үзара килешү турында меморандум имзаладылар. Имзалау тантанасы онлайн форматта узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча республикада алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда 2021 елда автомобиль юллары төзелешенә һәм төзекләндерүгә 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде. Искә төшерәбез, владыка 20 ноябрьдә 74 нче яшендә вафат булды.
Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде. Искәртеп узабыз, владыка 20 ноябрьдә 74 нче яшендә вафат булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстан митрополиясенең Казан епархиясе вакытлыча идарәчесе Йошкар-Ола һәм Марый митрополиты Иоанн да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты. Хушлашу мәрәсиме Казан Кремленең Благовещение соборында узды. "ТНВ" телеканалында чараның турыдан-туры трансляциясе дә оештырылды.
Мәскәү Патриархиясе эшләре идарәчесе митрополит Воскресенский Дионисий мәрәсим гыйбадәтен җитәкләде.