Яңалыклар

30.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетында булды. Бүген югары уку йортының бер бүлекчәсе - Механикалаштыру һәм техник сервис институты - 70 еллык юбилеен билгеләп үтә.

30.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-мәгариф үзәгенең Күзәтүчеләр советының беренче утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

30.10.2020

30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасында Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать чыкты.

29.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясенең төзелеп килүче «Сахаров» станциясендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» МУП һәм «Казметрострой» АҖ җитәкчелеге озата йөрде.

29.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибенә 36 мәсьәлә кертелгән иде. Төп мәсьәлә – 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты.

28.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар кече нефть компанияләренең агымдагы елның 9 аенда эшенә йомгак ясадылар һәм ел азагына кадәр бурычларын билгеләделәр. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

28.10.2020

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы эшенә йомгак ясалды һәм берничә проект тәкъдим ителде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

28.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар агымдагы елның 9 аенда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар һәм 2020 елның ноябренә бюджетын расладылар.

27.10.2020

Татарстанда 2020 ел башыннан хайваннарда котыру авыруының 29 очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

27.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Гилян провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән очрашты.

Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.

Яклар сәүдә, агросәнәгать өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Битләр: << 661 662 663 664 665 666 667 ( 668 ) 669 670 >>