Яңалыклар

10.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Футбол берлеге президенты Александр Дюков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

10.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә берьюлы берничә спорт объектын ачу тантанасында катнашты.

Казанның Чуйков урамында «Искәндәр» футбол-регби манежы тантаналы төстә ачылды. Видеоконференция режимында тагын Танк урамында (Казан ш.) «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа ш.), «Тулпар» бассейнлы универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» (Мөслим авылы) ябык түбәле йөзү бассейны ачылды.

09.09.2020

Бүген Казанда пассажирларны йөртү өчен яңа «НефАЗ» автобуслары тапшырылды.

Автобусларны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ГТЛК» ГАҖ генераль директоры М.Полубояринов катнашты.

Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.

09.09.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләренә котлау телеграммалары юллады.

Искәртик, финалда бәяләү чаралары 2020 елның 6-7 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Сенеж» остаханәсе мәйданчыгында узды.

Суперфиналда бөтен илдән 300ләп конкурсант катнашты, 106 кеше җиңүче булды.

09.09.2020

Бүген Татарстанда М-7 «Волга» трассасында 1014 һәм 1017 км – Мәскәү - Түбән Новгород – Казан – Уфа яңа транспорт чишелешләре буенча хәрәкәт эачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

1014 нче һәм 1017 нче километрларында «Волга» М-7 автоюлыннан сул якка китү мөмкинлеге Алабуга шәһәрен әйләнеп узучы участокта куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итәчәк.

Юл төзүчеләр 3,7 км озынлыктагы автомобиль юлы участогын үзгәртеп кордылар.

09.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыгы эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» машина төзелеше комплексында булды, анда пресс-рама заводын модернизацияләү барышы белән танышты. Аны Чаллы мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде. 

09.09.2020

Бүген Чаллы шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

09.09.2020

Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендә премияләр тапшыру тантанасы узды.

2019 елда бу премиягә 26 кеше лаек булган, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар.

09.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Клевер» спорт-савыктыру комплексында булды.  

09.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Ул эш сәфәре барышында «Энергетик» мәдәният сараена ясалган капремонтны бәяләде. 

Битләр: << 681 682 ( 683 ) 684 685 686 687 688 689 690 >>