Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Апас районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие–Йолдызлык» арт-резиденциясен ачуда катнашты. Яңа мәйданчык Казандагы тарихи Алафузов театры бинасында урнашкан (Гладилов ур., 49).
Чарада Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты (ул Татарстанда эш сәфәрендә).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Кабан күленең яр буенда булдылар һәм казанлыларның яраткан ял итү урыннарының берсен реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Казанда танылган башкорт шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Очрашу Директорлар советы рәисен сайлаудан башланды. Алексей Песошинны бертавыштан сайладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин X5 Ритейл Груп компаниясенең “Алабуга” күпләп сату-бүлү үзәген ачу тантанасында катнашты.
Бу чара Алабугада (Ижевское шоссе ур., 8 йорт) узды.
Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевка бюст ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин катнашты.
Искәртәбез, Минтимер Шәймиев 2017 елда Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен алды, Россия Президенты Указы нигезендә Герой яисә Хезмәт Герое исеме алган затка үз илендә бронза бюст куелырга тиеш.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы онлайн режимда трансляцияләнәчәк.
«КОНАР» (Чиләбе) нефть машиналары төзелеше төркеме һәм «ПЕГАЗ-Инжиниринг» (Уфа) проект компаниясе Татарстанда уртак предприятие булдырырга әзер. Бүген бу хакта Казанда узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «КОНАР» КТ Директорлар советы рәисе Валерий Бондаренко хәбәр итте.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.